Эчтәлек

Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервы үзәк махсус балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбе бинасы

Казан

Хәзерге Татарстан территориясендә XI–XII йөзләрдән билгеле.

1884 елда Казанда «Шахмат уенын сөючеләр җәмгыяте» шахмат клубы ачыла (1884 елда раслана).

Республиканың беренче чемпионаты 1920 елда уздырыла (чемпион М.М.Сегель). Шахмат XX йөз башыннан киң таралыш ала. ТР шахматчыларының Казан командалары Россия (1995, 1996 — көмеш; 1998, 2002–03, 2005, 2015 — бронза — ирләр), (2003, 2007, 2012, 2014 — бронза — хатын-кызлар), Европа (1996, 1998 һәм 2004 — бронза; 2006 — көмеш — ирләр), (2003 — бронза — хатын-кызлар) клуб чемпионатларында җиңүчеләр (призёрлар).

2018 елга Татарстанда шахмат 22 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә: Казанда (5 мәктәп, шул исәптән Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервындагы үзәк махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбе, 1975 елда ачыла, 1988 елдан хәзерге исемдә; «Тасма» Олимпия резервындагы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе), Түбән Камада (2), Чистайда (2), Бөгелмәдә (1), Баулыда (2), Зеленодольскта  (1), Чаллыда («Этюд» — 1976 да ачыла, 2008 елдан хәзерге исемдә), Лениногорскида (1), Алабугада (1), Азнакайда (1), Буада (1), Менделеевта (1), Васильево штп да (1), Биектау (1), Югары Ослан (1) авылларында җәелдерелә; 6 яшүсмерләр клубы һәм 4 мәктәптән тыш эшләр һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәге (Казанда); спорт-сәламәтләндерү комплексларында 4 шахмат бүлеге — Казанда (1), Түбән Камада (1), Лаешта (1), Актүбә штп да (1).

Татарстанның иң яхшы шахматчылары (спортчылар, тренерлар): К.Л.Амбарцумова, Л.В.Волошин, А.М.Галләмова, В.И.Гончаров, Т.В.Грабузова, Е.Е.Заяц, И.Р.Ибраһимов, А.И.Ильин, С.В.Кузнецов, Ю.О.Машинская, Н.И.Мөхәммәтҗанов, Р.Г.Нәҗметдинов, А.Н.Панченко, С.В.Рублевский, А.В.Тимофеев, Е.Тимофеева, А.В.Харлов, Р.В.Хәсәнгатин, А.Шәрәфиев, С.С.Шәйдуллина, В.П.Яндемиров һ.б.

1979 елдан ел саен Казанда Россия шахмат мәктәпләре укучылары арасында Р.Г.Нәҗметдинов истәлегенә турнир; 1997 елдан Актанышта, 2007 елдан Казанда А.М.Галләмова призына балалар мәгариф учреждениеләре, клублары, спорт мәктәпләре командаларының бөтенроссия турниры; 2004 елдан Чаллыда Н.И.Мөхәммәтҗанова мемориалы (халыкара турнир) уздырыла.

ТР Шахмат федерациясе президенты — Г.Н.Захаров (2004 елдан).

Әдәбият   

Кузнецов В.Г., Мусин Б.М. Шахматные звёзды Татарстана. К., 2005.