Биографиясе

1734 елның 29 октябре, Владимир губернасы Иске Погост авылы – 1812 елның 6 июле, Санкт-Петербург.

Казан уку-укыту округының беренче попечителе (1803–1812 еллар).

Петербург Фәннәр академиясенең География департаментын 30 ел җитәкли. 1748 елда М.В.Ломоносов тарафыннан Александр Невский семинариясе укучылары арасыннан сайланып алына һәм Фәннәр академиясе каршындагы гимназиягә күчерелә.

Фәннәр академиясе каршындагы гимназиядә һәм академик университетта тәрбияләнүче буларак, аны 1754 елда Берлинга укырга җибәрәләр.

Анда ул математика буенча академик Л.Эйлерда укый.

1760 елда Петербургка кайта һәм академик университетка математика укытырга билгеләнә; 1763 елдан астрономия профессоры.

1800–1803 елларда Петербург Фәннәр академиясе вице-президенты; бер үк вакытта, 1763–1803 елларда, академик обсерватория белән җитәкчелек итә.

1803 елдан училищеләр баш идарәсе әгъзасы.

Казан уку-укыту округы попечителе сыйфатында, С.Я.Румовскийның төп бурычы Казанда Россия көнчыгышының фәнни-мәгариф үзәге булырлык университет төзүдән гыйбарәт була.

Физика-математика факультетын оештыручы сыйфатында ул Казан университетына иң яхшы профессорларны, шул исәптән М.Ф.Бартельс һәм И.А.Литтровны чакыра.

Венера планетасының Кояш дискы буенча узуын күзәтү өчен, Селенга (Байкал аръягы, 1761 ел) һәм Кола ярымутравы (1769 ел) экспедицияләрендә катнаша.

Ике экспедиция нәтиҗәләре буенча Кояш параллаксының хәзергегә бик якын торучы кыйммәтен (8,67'') таба. Россиядәге 62 астрономик пунктның берләштерелгән беренче каталогын төзи (рус астрономнарының күпьеллык хезмәтләренә нигезләнеп) һәм бастырып чыгара (1786 ел); төгәллеге буенча ул башка илләрдә басылган каталоглардан өстенрәк була.

Л.Эйлерның «Письма о разных физических и философских материях...» (т. 1–3, СПб., 1768–1774), К.Тацитның «Летопись» (т. 1–4, СПб., 1806–1809), Ж.Бюфонның «Естественная история» (СПб., 1789, аерым бүлекләрен) китапларын тәрҗемә итә.

Беренче этимологик «Россия академиясе сүзлеге»н («Словарь академии Российской», ч. 1–6, СПб., 1789–1794) төзүчеләрнең берсе. «Месяцелов», «Новые ежемесячные сочинения» (1786–1796) астрономик календарь һәм журналлары мөхәррире.

Бүләкләре

Петербург Фәннәр академиясенең Зур алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сокращённая математика. СПб., 1760.

Рассуждение о началах и приращении оптики. СПб., 1764.

О суточном обращении Земли. СПб., 1783.