Татарстан Республикасының хәзерге Менделеевск районы территориясендә, Кизнер тимер юл станциясеннән – 58 км, Алабуга пристаненнан 20 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Алабуга районы Иске Үтәгән авыл советы, 1935 елдан – Бондюг районы Бөрешле авыл советы, 1963 елдан Алабуга районы Бөрешле авыл советы составында.

Халык саны – 263 кеше (1930 ел, керәшен татарлар), 192 кеше (1939 ел, керәшен татарлар), 113 кеше (1956 ел, керәшен татарлар), 90 кеше (1963 ел, керәшен татарлар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.