1964 елда РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгының Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе җирлегендә оештырыла, 1976 елда — Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы химияләштерү станциясе итеп, 1991 елда «Татарский» проект-эзләнү агрохимия хезмәте үзәге итеп үзгәртелә, 2000 елдан хәзерге исемдә.

Беренче этапта үзәк элеккеге «Әлмәт» агрохимия хезмәте белән бергә сөрүле җирләрдә һәм башка авыл хуҗалыгы файдалану җирләрендә агрохимик тикшеренүләр уздыра, туфракка күпләп анализ ясый. Туфракта хәрәкәтчән фосфор, калий формаларының булуы буенча туфракның ачылыгына караган агрохимик картограммалар төзелә; ашламалар һәм химик мелиорантлар белән кырда тикшеренүләр уздыра. 1970 елга беренче тапкыр һәрбер авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында туфракның табигый уңдырышлылык дәрәҗәсе билгеләнә, терлек азыгының туклыклылык кыйммәтен анализлау эше җайга салына. 2001 елдан үзәктә 6 структур бүлек эшләп килә: туфрак-агрохимик эзләнүләр, химияләштерү чараларын куллануны оештыру, туфракка һәм агрохимикатларга химик-аналитик анализ, үсемлекчелек продукциясенә химик-аналитик анализ, планлаштыру-икътисад, мәгълүмати тәэминат.

Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре: туфрак уңдырышлылыгының агрохимик һәм агроэкологик мониторингы, бәя бирү һәм фаразлау, ашламаларга ихтыяҗны билгеләү һәм куллану планын эшләү, ашламаларның микъдарын исәпләү, ачы туфракларны известьләү буенча проект-смета төзү, туфрак һәм үсемлекчелек продукциясенең токсикантлар белән пычрануы дәрәҗәсенә, әзерләнгән терлек азыгының сыйфатына контроль, электрон карталар һәм агрохимик картограммалар булдыру, игенчелек элементларын гамәлгә кертү. Туфракта агрохимик тикшеренүләрнең беренче туры 3725,1 мең га да 1965–1970 елларда уздырыла; 2 нчесе — 1971–1979 елларда, 3 нчесе — 1980–1985 елларда, 4 нчесе — 1985–1990 елларда, 5 нчесе — 1991–1995 елларда, 6 нчысы — 1995–2000 елларда, 7 нчесе — 2001–2005 елларда, 2012 елга барлык районнарда да 8 нче тур төгәлләнә.

«Татарский» агрохимия хезмәте үзәгенең җитәкчеләре: Х.З.Зыятдинов (1964–1975), В.А.Дубровин (1975–1985), Р.Г.Хәбибуллин (1985–1990), А.В.Краснов (1990–1992), Ш.А.Алиев (1992–2006), А.А.Локманов (2006 елдан).

«Әлмәт» станциясе җитәкчеләре: В.Н.Мещанов (1964–1969), К.Н.Әхмәтов (1969–1987), А.В.Ибраһимов (1987 елдан).

Автор — С.Ш.Нуриев