Нигезендә төрле милли көрәш төрләрендә кулланыла торган иң нәтиҗәле алымнар ята. Спорт төре буларак СССРда 1938 елда барлыкка килә. Татарстанда 1950 елларның икенче яртысыннан үсеш ала (башлап җибәрүчеләре – «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте вәкилләре С.К.Камалов, В.М.Сергеев).

С. 1957 елдан профсоюзларның «Труд», «Трудовые резервы», «Буревестник», «Зенит», «Урожай» (1987 елга кадәр) республика ирекле спорт җәмгыятьләрендә, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә, мәгариф, физик культура һәм спорт дәүләт органнары идарәләре каршындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре бүлекләрендә җәелдерелә.

2010 елда Татарстанда Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре каршында (шуларның икесе олимпия резервындагы), спорт комплексларында, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Азнакай, Менделеев, шулай ук Спас (Болгар шәһәре), Ютазы (Урыссу шәһәр тибындагы поселок), Апас (Апас авылы), Аксубай (Аксубай шәһәр тибындагы поселок), Кукмара (Кукмара шәһәр тибындагы поселок) районнарындагы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятьләрендә якынча 20 бүлек һәм секция эшли.

Татарстанның самбо буенча җыелма командасы – РСФСР халыклары спартакиадасында көмеш медаль (1972) ала. 1978 елдан Татарстан спортчылары (1994 елдан хатын-кызлар) СССР, Россия, Европа, дөнья беренчелекләрендә катнаша.

1990 елдан Казанда ел саен самбо буенча Нәкыйп Мадьяров истәлегенә Бөтенроссия турниры, 1994 елдан Ә.Г.Шәрәфетдинов истәлегенә Республика турниры, 2001–2002 елларда «Витязь» призына яшүсмерләр арасында турнир уздырыла. 2016 елда Татарстан Республикасында самбо белән 3 меңнән артык кеше шөгыльләнә (шуларның 600е хатын-кызлар), шул исәптән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә 1 меңнән артык. 1994–1998 елларда Татарстан Республикасы самбо федерациясе Халыкара самбо федерациясенә, 1998 елдан Бөтенроссия самбо федерациясенә керә. Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары – СССР, РСФСР, Россия, Европа, дөнья (ш.и. яшьләр, полиция хезмәткәрләре арасында) беренчелекләре, чемпионатлары һәм Кубокларында медаль алучылар һәм җиңүчеләр: С.Н.Алеханов, Н.Ю.Ашеулова, А.Н.Вәлиев, Э.А.Водящев, В.А.Волков, З.Р.Гарипова, А.Ф.Зәйнетдинов, А.Р.Карасёв, А.Ковязина, А.В.Кухаренко, Мадьяровлар: Рәфыйк Ә., Нәкыйп Ә., Нәфыйк Ә. һәм Фәрит Ә., В.Н.Рябов, И.Р.Сәләхов, И.А.Чичканов. ТРның иң яхшы тренерлары – Р.С.Әхмәтгәрәев, В.И.Вандышев, Р.Ю.Галимҗанов, М.Г.Галимуллин, А.Г.Заһретдинов, Р.Х.Касыймов, Ф.Ә.Мадьяров, Р.Т.Сабиров, З.В.Сәгъдиев, В.М.Сергеев, Р.Г.Сөнгатуллин, И.А.Чичканов, А.Шабуров. Татарстанда самбо федерациясе җитәкчеләре – Ф.Ә.Мадьяров (1976–1993), И.Г.Галимов (1993–1998), С.А.Когогин (1998–2004); 2004 елдан – И.М.Егоров.

Казанда самбо буенча ярышлар уздыру өчен халыкара таләпләргә туры килә торган спорт корылмалары – «Татнефть Арена» спорт сарае, «Ак Барс» көрәш сарае, «Олимпиец» спорт комплексы, «Олимп» спорт залы.