Татарстан Республикасының хәзерге Буа районы территориясендә, Буа тимер юл станциясеннән – 27 км, Тәтеш пристаненнан 69 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Буа районы Әлки авыл советы, 1963 елдан Исәк авыл советы составында.

Халык саны – 144 кеше (1930 ел, руслар), 196 кеше (1939 ел, руслар), 56 кеше (1956 ел, руслар), 22 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.