2 типтагы көймә катнаша: күтәрмә киле (шверт) көймә төбендәге тишек аша алына торган швертботлар һәм кильле яхталар.

Халыкара ярышларның, шул исәптән Олимпия уеннарының программалары даими рәвештә үзгәреп тора, чөнки аңа популярлыгын югалткан суднолар урынына иң популяр класслы суднолар өстәлә. 2008 елгы Олимпия уеннары программасына «Neil Pryde RS:X» (җилкәнле такта - ирләр, хатын-кызлар); бер урынлы динги «Лазер» (ирләр) һәм «Лазер-Радиал» (хатын-кызлар); ике урынлы динги «470» (ирләр, хатын-кызлар); кильле яхталар «Звёздный» (ирләр) һәм «Инглинг» (хатын-кызлар); катнаш экипажлар «Финн» (бер урынлы динги), «49ер» (скиф), «Торнадо» (катамаран) керде.

Җилкәнле спорт төбәк территориясендә «Казан елга яхт-клубы» спорт җәмгыятендә (1913 елдан), Казан авиация институты спорт клубында (1956 елдан), С.П.Горбунов исемендәге Казан Авиация ҖБнең ирекле спорт җәмгыятендә (1957 елдан), Воровский исемендәге спорт клубында (1962-1988), «Электрон» физкультура коллективында (1970-1991), «Рубин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (1986 елдан, 1996 елдан - «Авиатор»), «Локомотив» физкультура-спорт клубында (1993-2007), «Навигатор» балалар-яшүсмерләр спорт клубында (Чаллы ш., 2002 елдан) үсеш ала.

ТРда җилкәнле спортны башлап җибәрүчеләр (оештыручылары, тренерлары) - М.В.Великанов, Л.И.Гинзбург, Г.Г.Зайцев, В.А.Карягин, Г.И.Клевинкий, М.И.Макаров, Ш.Р.Мортазин, А.Л.Попов, А.Ф.Сорокин. ТР һәм Казанның яхтачылар җыелма командалары түбәндә саналган республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашып килә: Идел кубогына Идел-Кама туристлык регатасы «Салкынча җил» («Свежий ветер») (2001 дән катнаша), «Вечерняя Казань» газетасы кубогына (2003 елдан уздырыла), Идел-Кама крейсерлы яхталары һәм җилкәнле туристлык судноларының «Татарстан җилкәннәре» («Паруса Татарстана») регатасы (2005 елдан - ТРның ачык чемпионаты), «Казан Кремле кубогы», бөтенроссия регатасы (1993 тән уздырыла), Онега күле кубогына бөтенсоюз крейсерлы яхталар ярышы (1979, бронза медаль, «Капелла» классы), «ИнфоЛада» ҖЧҖ призына җилкәнле регата (2006, көмеш); командалы узышлар буенча Россиянең яшьләр беренчелеге (1994, көмеш).

1997-1999 елларда «Локомотив» физкультура-спорт клубының «Норд Стар» яхта экипажы Җир шары тирәли йөзеп чыга (капитаны О.Б.Тюрин; А.Л.Онегин, А.В.Тощев, И.Н.Поликасов). ТРның иң оста яхтачылары (җиңүчеләр, приз алучылар) - А.Л.Абакумов (Россия беренчелегендә җиңүче, 2007), А.А.Алеев, Р.Ф.Вәлиев (СССР беренчелеге чемпионы, 1990, «Оптимист» классы), Л.А.Вилков, А.Елисеев, Р.Р.Закирова (Россия чемпионы, 1996-1998), И.Я.Исмәгыйлев, А.А.Кириллов, Г.А.Кириллов, Р.А.Куклин (Россия чемпионы, 2006), А.Минеев (СССР беренчелегендә көмеш медаль алучы, 1990), И.Н.Мостафин («Интерволга-93» халыкара ярышында бронза медаль алучы), В.Петухов, А.Л.Попов, В.Семёнов, А.Урсу.

Иң яхшы тренерлар - Л.И.Гинзбург, Б.Г.Зайцев, А.М.Куклин, И.И.Поликасов, С.П.Червяков. ТРның Җилкәнле спорт Федерациясе җитәкчеләре - А.Л.Попов (1979-1986), Э.М.Соркин (1986-1993), В.И.Башкатов (1993-2006), Р.С.Хәкимов (2006 елдан президент).