Эчтәлек

Татарларда борынгы заманнардан билгеле. Атаклы татар зыялылары Ш.Мәрҗани һәм Һ.М.Атласов берничә тапкыр Сабан туе батыры булалар. XVIII–XIX йөзләрдә Казанда көрәш буенча ярышлар Урта Кабан күленең көньяк-көнбатыш ярында (1895–1920 еллар ахырында — «Аркадия» бакчасында) уздырыла. Казан һәм башка губерналарның иң яхшы көрәшчеләре — А.Оренбурлы, Х.Бәрәзә, Курса Корысы, М.Хәбибуллин.

Татарстанда көрәш, спорт төре буларак, 1920 еллардан үсеш ала. Милли көрәш буенча зур Сабан туе бәйрәмендә (1923), РАРО (автономияле республикалар һәм өлкәләр районнары) спартакиадасында беренче баш батыр, 1 нче Бөтенсоюз спартакиадасында (1928) чемпион — Ш.Хәйруллин.

ТАССРда көрәш буенча чемпионат беренче тапкыр 1940 елда уздырыла (җиңүчеләр — Ш.Исламов, К.Бәдретдинов, Х.Сәхибуллин), 1959 елдан даими рәвештә үткәрелә башлый. 1960 елдан татар-башкорт көрәше буенча РСФСР чемпионатлары уздырыла, 1961 елда «Спортның милли төрләре остасы» дигән исем билгеләнә. 1965 елдан Татарстанда көрәш буенча ярышлар герой-шагыйрь М.Җәлил призына үткәрелә. 1968 елда Татарстанда Көрәш федерациясе оештырыла, рәисләре — Д.Р.Шәрәфетдинов (1968–1971), М.М.Сәхәбетдинов (1971–1989), И.Г.Илдарханов (1989–1991), Ф.С.Сибагатуллин (1991–1996), Р.Р.Галимов (1996–2001), М.Г.Әхмәтов (2001 елдан). Көрәш буенча ярышлар 1929–1958 елларда — Н.А.Семёнов, 1958–1971 елларда — Р.А.Азизов, 1971–1985 елларда — Д.Р.Шәрәфетдинов, 1985–1997 елларда — М.М.Сәхәбетдинов, 1997 елдан — М.Г.Әхмәдиев, М.К.Кадыйров эшләгән кагыйдәләр буенча үткәрелә.

2005 елда Бөтендөнья татар конгрессы башлангычында, РФнең 57 субъектыннан килгән делегатлар катнашындагы оештыру конференциясе карары белән, Россиянең «Татарча көрәш» милли спорт көрәше федерациясе төзелә, аның президенты булып Җ.М.Миңнәхмәтов сайлана; шул вакыттан Россия һәм дөнья күләмендәге ярышлар әлеге федерация тарафыннан үткәрелә. 2009 елда Сабан туйлары Россиянең 70 тән артык төбәгендә һәм 20 чит илдә булып уза.

2009 елда Халыкара татарча көрәш ассоциа­циясе оештырыла, ул дөнья һәм Европа чемпионатлары уздыра башлый. Халыкара билбау көрәше ком-ты составындагы Халык­ара «Көрәш» ассоциациясе Көрәшнең берләштерелгән стильләре халыкара федерациясенә (ФИЛА) керә, соңгысы Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы булып тора. Билбау көрәше 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада (Казан) программасына кертелә.

Көрәш буенча иң яхшы спортчылар — берничә тапкыр республика һәм бөтенроссия ярышларында җиңүче һәм медаль алучылар, шул исәптән ТРның атказанган спорт осталары (бу исем 1995 елда билгеләнә) — Г.Г.Әхмәдиев, Ф.Г.Әхмәдиев, Ф.Г.Әхмәтҗанов, Р.Р.Әхмәтханов, И.А.Бәширов, Һ.Х.Бикташев, Г.А.Борһанов, М.П.Васильев, Ә.Г.Гайфуллин, Д.Ю.Галиев, Җ.Б.Гафиятуллин, А.Т.Гыйлаев, Р.Я.Гыйниятов, Ә.С.Гобәйдуллин, Н.Г.Жеребцов, Р.Җ.Камалов, В.И.Канашев, В.Я.Кузнецов, Ф.Ә.Мадьяров, Н.И.Моряшичев, Р.Сәйфуллин, Л.С.Сәлимуллин, Р.Ә.Сәмигуллин, Ш.С.Сафин, Р.И.Сафиуллин, Р.В.Синякаев, М.Ш.Таһиров, С.Ф.Тимофеев, Ф.Ф.Фатыйхов, Ә.Г.Фәхретдинов, А.Ф.Хәйретдинов, Н.Г.Хәмидуллин, Р.Х.Хәмитов, З.С.Ханов, Х.Х.Шәйхетдинов, Ф.Н.Шакиров, Р.Г.Шәрипов, С.И.Йосыпов һ.б. Иң яхшы тренерлар — Р.Р.Галимов, В.Г.Гарифуллин, В.Т.Дәүләтшин, И.С.Димиев, Н.С.Зыятдинов, Г.Г.Мөхәммәдиев, И.М.Мөхәрләмов, А.Ә.Хәйруллин, Д.Х.Хәлилов һ.б.

Әдәбият

Илдарханов И.Г. Без көрәшле халык. К., 2003;

Без көрәшче халык. — Родом из борьбы. К., 2009; Шарафутдинов Д.Р. Сабантуй — образ жизни народа (научно-исторический очерк). К., 1997.