Бозда тимераякта шуу 3 төргә бүленә:

  • тиз шуу,
  • тимераякта фигуралы шуу,
  • шор-трек.

Ярышларның уздырылышы: тиз шуу буенча — ирләр өчен 100, 500, 1000, 1500, 5000, 10000 м лы дистанцияләрдә, команда узышында (4 катнашучы — 3200 м), хатын-кызлар өчен 500, 1000, 1500, 3000, 5000 м лы дистанцияләрдә, команда узышуында (4 катнашучы — 2400 м); шор-трек буенча — 500, 1000, 1500, 3000 м лы дистанцияләрдә, 4×3000 м лы эстафетада (ирләр һәм хатын-кызлар өчен). Күп төр ярышларда җиңүче барлык дистанцияләрдә җыелган очколар суммасы буенча билгеләнә.

Казанда тимераякта шуу 1910 елдан урта уку йортлары, Казан университеты, «Яхт-клуб» спорт җәмгыяте тарафыннан җәелдерелә башлый.

Тиз шуу буенча беренче чемпионат Казанда 1912 елда уза (чемпион — В.Ананьев). Тиз шуу буенча ТАССР җыелма командасы Идел буендагы биш республика (3 урын, 1937), тугыз милли республика (2 нче урын, 1939; 1 нче — 1940; 3 нче — 1946), РСФСР халыклары (3 нче урын, 1957) спартакиадаларында; кышкы студентлар уеннарында (3 нче урын, 1959; 1 нче — 1960); РСФСРның сигез шәһәре матчында (3 нче урын, 1952); «Труд» ирекле спорт җәмгыяте үзәк советы беренчелекләрендә (3 нче урын, 1965); Идел буе автономияле республикаларының матч очрашуларында (2 нче урын, 1961–1964; 1 нче — 1965–69) медальләр ала. Тиз шууны җәелдерүчеләр: Республика советлары — «Динамо» физкультура спорт җәмгыяте, «Зенит», «Труд», «Спартак», «Буревестник», «Трудовые резервы» ирекле спорт җәмгыятьләре; Казан, Чаллы, Азнакай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә Профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте Татарстан Республика советы. Иң яхшы спортчылар, дөнья, Европа, СССР, РФ, ТР, Профсозларның ирекле спорт җәмгыяте Республика советлары һәм үзәкләре беренчелекләрендә (шул исәптән яшүсмерләр һәм яшьләр) катнашучылар һәм медаль алучылар — М.А.Абрашина, Э.И.Гыймадетдинов, А.П.Гомәрова, И.Ю.Гусев, М.М.Домрачёва, Р.Р.Заһидуллин, О.Н.Зубаков, А.С.Ломтев, Л.В.Ляпунова, Е.Д.Масленникова, И.Михайлова, Г.Г.Мортазина, Д.Плешаков, И.Пронин, Р.Н.Раузетдинова, В.И.Рысьев, Р.Ф.Садретдинов, В.А.Тихонов, М.М.Унгвицкий, Н.С.Чиков. Иң яхшы тренерлар: М.М.Домрачева, Е.А.Җарков, О.Н.Зубаков, В.А.Кирьянов, В.В.Кирьянов, В.А.Корсаков, И.Ю.Латинский, А.С.Ломтев, Т.И.Нәбиева, Н.Н.Николаев, Л.А.Рубцова, В.И.Рысьев, М.М.Унгвицкий, А.Е.Чемоданов, Н.С.Чиков.

Шор-трек ТРда 1981 елдан җәелдерелә, чемпионатлар 2003 елдан уздырыла. Иң яхшы спортчылар — Н.Мутовкина, Е.Д.Нәбиева. Халыкара категорияле судья — З.Н.Усманов.