Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, ХХ йөз башында мәктәп, су һәм җил тегермәне, мануфактура һәм 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 475 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Исәк авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Ленинчы» колхозы оештырыла, 1957 елда – «Революция» колхозы (Исәк авылы), 1964 елда – берләштерелгән «Чулпан» колхозы составына керә, 1994 елдан «Таң» күмәк предприятиесе, 2008 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Г.С.Сафин (1907–1975) – механик, Социалистик Хезмәт Герое, Буа шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.

Халык саны

1782 елда – 58 ир заты;
1859 елда – 386,
1897 елда – 612,
1908 елда – 687,
1920 елда – 744,
1926 елда – 571,
1938 елда – 584,
1949 елда – 437,
1958 елда – 320,
1970 елда – 317,
1979 елда – 221,
1989 елда – 145,
2002 елда – 107,
2010 елда – 83,
2015 елда – 88 кеше (татарлар).