Академик көймәләр ике төрлегә аерыла – ике калаклы ишкәкле (ишкәкче бер ишкәк белән ишә) А-2РсР, А-2РбР, А-4РсР, А-4РбР, А-8РсР класслы һәм парлы (ишкәкче ике ишкәк белән ишә) А-1П, А-2П, А-4ПсР, А-4РбР класслы.

Узышу дистанцияләре туры, ирләр – 2000, хатын-кызлар – 1000, яшүсмерләр – 1500, кызлар – 800 метрда ярыша.

Татарстанда Академик ишү байдаркада һәм каноэда ишү белән бергә 1950 еллардан үсеш ала.

Татарстан Республикасының иң яхшы ишкәкчеләре – Олимпия уеннары, дөнья, Европа чемпионатларында, СССР кубогына, СССР, РСФСР халыклары Спартакиадаларында катнашучылар, приз алучылар, чемпионнар: Л.А.Аверьянова, В.Н.Валюкевич, В.А.Гоголин, С.М.Закирова, А.А.Зарубин, И.В.Ковальков, В.М.Колесов, О.В.Лигачёв, Г.Т.Московский, А.В.Плюшкин, В.Ф.Потапов, А.В.Устинов, И.Ю.Шамрай, С.Г.Янковский.

Иң яхшы тренерлар – В.Т.Глухих, А.А.Гоголин, В.М.Колесов, С.М.Ульянов.

2001 елда Казанда 100 спорт көймәсе (60 – академик, 40 – байдарка һәм каноэ) өчен эллинг файдалануга тапшырыла.