1882 елга кадәр Япониядә джиу-джитсу исеме белән таралган була.

Татарстанда 1971 елдан үсеш ала, оештыручылары – Ә.Г.Биккинин, Е.А.Зюрнин, В.И.Осипов. Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә үсеш ала.

Рәсми ярышлар республикада 1973 елдан ирләр арасында, 1987 елдан хатын-кызлар арасында, 1991 елдан шәһәр һәм республика беренчелегенә, 2000 елдан Г.Ф.Борюшкин, Р.Р.Нуруллин кебек танылган дзюдочылар истәлегенә турнирлар уздырыла.

«Труд», «Зенит», «Буревестник», «Трудовые резервы», «Динамо» спорт җәмгыятьләренең үзәк советы һәм Россия беренчелекләрендә, РСФСР халыклары, халыкара спартакиадаларында, Олимпия уеннарында медаль алучылар, чемпион, катнашучы һәм иң яхшы спортчылар – Н.Н.Алексеев, С.Н.Алеханов, Н.Ю.Ащеулова, Г.Ф.Борюшкин, З.Р.Гарипова, А.А.Захаров, И.Н.Захарова, А.Д.Кәлимуллин, А.А.Карасёв, Ә.Д.Миңлебаев, П.М.Николаев, А.В.Питиримов, Р.Р.Рәшитов, В.Б.Ситдыйков, Р.Р.Хәмидуллин, С.А.Шарин, И.Шкарин.

Иң яхшы тренерлар – Р.С.Әхмәтгәрәев, И.Ю.Ащеулов, Ә.Г.Биккинин, Е.П.Зюрнин, Ф.Ә.Мадияров, В.И.Осипов, Н.В.Репин, Р.Т.Сабиров, И.И.Фәттахов, Г.Х.Хәйруллин, И.Ю.Чичканов.