2002 елда файдалануга тапшырыла.

Баскет-холл – арасында үтеп йөрү юлы булган ике бина комплексын (гомуми мәйданы 25932 м2), төп уен спорт залын (19373 м2 мәйданлы, 7500 урынлы төп бина), үтеп йөрү юлы булган тренировка спорт залын (6539 м2 мәйданлы 1500 урынлы), 8 чишенү бүлмәсе, судьялар өчен 4, артистлар өчен 4, грим салу өчен 2 бүлмә, душ кабиналары, сауна, туалетлар, тренажёр залы, медицина-тернәкләндерү үзәге, бильярд уйнау, матбугат-конференцияләре уздыру өчен заллар, теле-радиокомментаторлар кабиналары, фитобар, буфет, персональ 19 ложаны үз эченә ала.

Баскет-холл – Татарстанда һәм Россиядә спорт үсешенә булышлык итүче иң кирәкле спорт корылмаларының берсе.

Баскет-холл – «УНИКС», «УНИКС-2» (баскетбол), «Динамо-Таттрансгаз», «Казаночка» (волейбол), «КАИ-Зилант» (гандбол) команда-мастерларның уку-тренировка һәм ярышлар уздыру базасы.

Баскет-холл чит ил субподрядчылары катнашында “Татинвестгражданпроект” институты тарафыннан проектлаштырыла (архитекторлар Е.И.Прокофьев, В.П.Логинов). Төркиянең “Одак” фирмасы төзи. Төзелешкә Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте ярдәм итә.

2005 елның июнендә Баскет-холл спорт өлкәсендә Россиянең иң югары бүләгенә лаек була – ул ГРОСС илкүләм премиясенең “Россиянең иң яхшы спорт комплексы” номинациясендә беренче урынны ала.