Биографиясе

1940 елның 18 гыйнвары, Киев шәһәре – 1982 ел, Мәскәү.

СССР (1959–1961, 1963–1966), Европа (1960, 1963–1967), дөнья (1963–1967), Олимпия уеннары (1964) чемпионы, Европа (1961), СССР (1967) чемпионатларында көмеш медаль, СССР (1962), дөнья (1960–1961) чемпионатларында, Олимпия уеннарында (1960) бронза медаль, СССР кубогы (1964, 1966–1967) иясе.

1958–1967 елларда ЦСКА командасында уйный, 220 уенда катнаша, 212 алка кертә. 1959–1967 елларда СССР җыелма командасында чыгыш ясый; дөнья чемпионатларында һәм Олимпия уеннарында 50 уенда катнаша, 37 алка кертә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Викторов В. Чистое время // Это хоккей. М., 1971.

Хавин Б.Н. Все об олимпийских играх. М., 1979.