Биографиясе

1904 елның 14 августы, Батуми шәһәре – 1986 елның ноябре, Казан шәһәре.

Азәрбайҗан югары сәнгать мәктәбен тәмамлый (1926). 1935 елдан Казанда яши. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Рәссамнар (1942) һәм Журналистлар (1962) берлекләре әгъзасы. 1945–1953 елларда «Татрәссам» берләшмәсендә эшли.

Иҗаты

Көнкүреш, хәрби, халыкара темаларга карикатуралар, сәяси плакатлар, китап иллюстрацияләре һәм газета рәсемнәре авторы.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан сәнгать фондында, «Сатира тәрәзәләре» («Окна сатиры») нәшриятында агитацион плакатлар чыгаруны оештыручыларның берсе (1941–1943, 1945).

Төп әсәрләре: «Вышка» газетасы (Баку, 1929-1935), «Чаян» журналы (1936–1941; 1951–1985) өчен сатирик рәсемнәр, «Ватан сугышы әлифбасы» китабына рәсемнәр (Н.Сокольский һәм А.Бендецкий белән автордаш, 1941); станлы графика – «Прага. Иске шәһәр» (1945); «Казан сугыш көннәрендә» (1941–1943); А.М.Горькийның «Егерме алты һәм берәү» («Двадцать шесть и одна», 1947), «Хуҗа» («Хозяин», 1948) хикәяләренә иллюстрацияләр; бизәү эшләре – Казандагы М.Горький әдәби-мемориаль музее һәм Ульянов шәһәрендәге төбәкне өйрәнү музее (1960 еллар), Алабуга шәһәрендәге И.И.Шишкин музей-йорты (1964) өчен экспозиция эскизлары, кору рәсемнәре.

Казанны бәйрәмчә бизәү (1946–1947), Политик мәгариф йорты вестибюле бизәлеше (Казан, 1960 еллар) проектлары һ.б. авторы.

Күргәзмәләре

Халыкара («Сатира – тынычлык өчен көрәштә», 1969; 1973; 1974; 1977), бөтенсоюз («Журналист-рәссамнар күргәзмәсе», Мәскәү, 1975); төбәкара («Идел буе рәссамнары», 1943–1945; 1947; «Зур Идел», 1967); республика (1942 елдан) күргәзмәләрендә катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасының Милли музеенда һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, М.Горький әдәби-мемориаль музеенда, Габрово шәһәренең сатира һәм юмор музеенда (Болгария), Әлмәт шәһәрендәге картиналар галереясында саклана.

Әдәбият

Елькович Л.Я. Художники «Чаяна» (сатира). Л., 1960.

Файнберг А.Б. Политический плакат казанских художников. Казань, 1965.

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1983.

Автор – Г.А.Могильникова