4 төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралган. Дымлы куаклыкларда очрый.

Культурада гади колмак (H. lupulus) очрый — шнурсыман тамырлы күпьеллык үләнчел лиана. Сабагы үрмәле, озынлыгы 3–5 м. Яфраклары каршыдаш, 8–15 см озынлыкта һәм шундый ук киңлектә, 3–5 аерчалы, яфрак төбе йөрәксыман формада. Югарыдагы яфраклары ваграк һәм тоташ. Серкәч чәчәкләре себеркәчсыман чәчәк оешмасында (диаметры 8–9 мм), җимешлек чәчәкләре — башаксыман чәчәк төркемендә урнашкан, алар яфрак эченнән чыгалар. Июнь–августта чәчәк ата, җимешләре июль–сентябрьдә өлгерә. Чәчәк яны яфраклары җимешләр өлгергәндә 14–18 мм га кадәр үсеп җәелә, элпәләнә һәм башаксыман чәчәк төркеме 2,5–3,5 см озынлыктагы күркәгә әверелә. Җимеше — спиральсыман бөтерелгән бәбәкле чикләвек.

Колмак күркәләре сыра кайнату сәнәгатендә чимал буларак, медицинада, икмәк пешерүдә, косметикада кулланыла.

Составында 8–10% әче, дуплау һәм хуш исле матдәләр бар. Күркәләрнең уңышы 1 га дан 12–13 ц (20–22 ц га кадәр) чыга. Колмак кара туфраклы һәм җиңелчә әче кәсле-көлсу туфракларда, бик эссе булмаган һәм уртача дымлы җәйге шартларда, вертикаль терәкләр буйлап яхшы үсә, салынкы килеш үсеше начарлана. Колмак куаклары 20–30 ел яши.

Корткычлары: пәрәвез талпаны, колмак гөбләсе, каты корт һәм башкалар; авырулары — ялган ончыл чык.

ТРда декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Гади колмак