- РУС
- ТАТ
Тарихчы, тарих фәннәре докторы (1952, вафатыннан соң)
1892 елның 12 мае, Киев шәһәре – 1950 елның 3 марты, Мәскәү.
Михаил исемендәге артиллерия училищесен (1913, Санкт-Петербург), Мәскәү университетын тәмамлый (1922).
Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1918–1921 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1922–1929 елларда Тарих музеенда (Мәскәү), 1936 елдан СССР Фәннәр академиясенең Тарих институтында эшли. Бер үк вакытта 1935 елдан Мәскәү университеты, 1939 елдан ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбе профессоры.
Төп хезмәтләре XIII–XVII йөзләрдә Россиядәге сыйнфый көрәш, социаль-икътисади мөнәсәбәтләр тарихына карый. Рус дәүләтенең Көнчыгышка кагылышлы сәясәтен өйрәнә; яңа табылган архив мәгълүматлары нигезендә Иван III нең һәм Идел буендагы, Кырымдагы татар дәүләтләре ханнарының эшчәнлекләрен тасвирлый.
В гостях у Богдыхана: Путешествие русских в Китай в XVII в. М., 1927.
Образование русского национального государства. Иван III. М., 1946.
Ярлык Ахмед-хана Ивану III. М., 1948.
Внешняя политика России в период образования централизованного государства, 2-я пол. XV в. М.,1952.
Черепнин Л.В. Константин Васильевич Базилевич // Ученые записки Московского университета. 1952. Выпуск 56.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.