Биографиясе

1923 елның 25 феврале, Чуаш Республикасы Норусово авылы, хәзерге Калинино авылы – 2006 елның 8 мае, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1953 ел), шунда ук эшли: этнография музее мөдире (1963 елга кадәр), 1965 елдан физик һәм икътисади география кафедралары, 1980 елдан физик география кафедрасы доценты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Идел буенда яшәүче русларның этнографиясенә карый.

Урта Идел буе халыклары этнографиясе буенча уку ярдәмлекләре авторы.

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Русское население Чувашской АССР. Чебоксары, 1960 (автордаш);

Общественный и семейный быт русского сельского населения Среднего Поволжья. Казань, 1973 (автордаш);

Русская свадьба в Среднем Поволжье. Казань, 1981;

Очерки городского быта дореволюционного Поволжья. Ульяновск, 2000 (автордаш);

Русский свадебный ритуал. М., 2001;

Этнография в Казанском университете. Казань, 2002 (автордаш).