Эчтәлек

Оренбург губернаторы В.А.Перовский башлангычы белән Петербург архитекторы А.П.Брюллов тарафыннан проектлаштырыла. Оренбург губернасы татарлары һәм башкортлары акчасы һәм губерна бюджеты хисабына төзелә. Төзелеш эшләре 1837 елда Оренбург шәһәре чигенең тышкы ягында башлана. 1842 елда төп корпусы төзелә, мәчет төзелеше тәмамлана. 1846 елда Кәрвансарайны ачу тантанасы була. 5 га дан артык мәйдандагы парк белән әйләндереп алына. Төп корпустан, мәчеттән һәм манарадан тора. Композициянең нигезендә — эчке ишегалды булган төп корпус. Башка 2 бина төп корпус контурына кертелгән һәм симметрия күчәренә «утыртылган». Мәчетнең гөмбәз белән ябылган сигез кырлы бинасы композициянең үзәге булып тора, манарасы ишегалдына керү ягында төзелгән. Төп корпус П-рәвешле форма ясый торган, биеклекләре бер үк төрле 5 корылма кушылмасыннан гыйбарәт. Ул көньякка таба ике капкалы ярымачык ишегалдын колачлый (48х53 м). Баштарак бинада үрнәк остаханәләре булган училище урнаштыру карала, биредә шулай ук офицерларның һәм мишәр-башкорт гаскәрләре башлыкларының фатирлары урнашырга тиеш була. Һәр учреждениегә аерым ишек аша керелә. Барлык 13 ишек тә эчке ишегалды ягында: 3 әр ишек көнчыгыш һәм көнбатыш якларда, 5 ишек — төньякта һәм ат белән керү өчен берәр ишек ян-якта урнашкан. Корпуста катлар арасында йөрү өчен 5 урында баскыч төзелгән. Хуҗалык ихтыяҗлары өчен төп корпуска көнчыгыш һәм көнбатыш яклардан тоташкан аерым ишегалларына беренче катның ике ягында урнашкан а´ркалы уемнар аша үтәргә мөмкин була.

Бина шәрекъ-мөселман архитектурасының стильләшкән элементлары файдаланылган (өч калаклы һәм уксыман а´ркалар) әүвәлге эклектика стилендә бизәлгән. Төп корпусның эчке ишегалдына караган фасадлары биеклеге буенча икенче каттагы тәрәзә төпләре һәм кат арасындагы түшәмә тигезлегендә сузылган горизонталь билбауларга бүленгән. Бик нык рустланган ниргәдән югарырак, беренче катның шома диварларындагы шпора сыман аркаларга охшашлы сай куышларга квадрат тәрәзәләр һәм ишекләр урнашкан. Икенче кат фасадлары, беренче каттагы тәрәзәләр кебек, өч калаклы а´рка белән очланган куышлар эченә кертелгән биек, турыпочмаклы тәрәзәләр белән бүлгәләнгән. Тәрәзәләр арасындагы киң диварлар шундый ук а´ркалы куышларга ябылган ялган тәрәзәләргә әйләндерелгән. Бинаны гади профильле кәрниз һәм фризның киң тасмасы төгәлли. Тышкы фасадлар башкача хәл ителгән. Сирәк тәрәзәле дивар өслеге шома калдырылган. Төп фасадның почмакларына өскә таба тараеп баручы ризалитлар төс биреп тора, өске өлеш исә үзенчәлекле сталактит фриз белән бизәлгән; кәрниз өстеннән дүрт катланып түбә очланып күтәрелә. Башка тышкы фасадлар төп фасад белән тәңгәл эшләнгән. Бинаның һәр почмагына кечкенә манаралар куелган. Кирпеч диварлар штукатурланган һәм буялган. Катлар араларындагы түшәмәләрнең күпчелеге тышкы диварларга һәм эчке биналарга терәлеп торган кирпеч гөмбәзләрдән тора, түшәмәләрнең калган өлешенә яссы агач матчалар сузылган. Күп кенә бүлмәләр үтәли йөрелмәле итеп эшләнгән, шунлыктан коридорлар мәйданы шактый кимегән.

Мәчет турыпочмаклы ишегалдының үзәгендә урнашкан. Аның фәзаи-планлаштыру чишелеше күчмә халыкларның тирмәсен хәтерләтә. Мәчет төзек сигезпочмаклык формасында төзелгән. Ишек төньяк ягында урнашкан. Көньяк фасадта михраб чыгынтысы юк. Бина гөмбәз белән ябылган. Аның түбән өлеше — шарсыман, өске өлеше конуссыман формада эшләнгән. Гөмбәз басымын бина почмакларында диварларга күчерүче уксыман тәрәзә а´ркалары гөмбәзнең терәге булып хезмәт итәләр. Тышкы яктан почмаклар диварлар белән бөтенлек тәшкил итүче турыпочмаклы киселештәге контрфорслар белән ныгытылганнар. Гөмбәз өслегенең интерьеры биеклеге буенча боҗралар формасындагы 2 горизонталь сызык белән 3 өлешкә бүленгән: иң югарысының үзәгендә, зәңгәр фонда кояш сурәтләнгән, аның тирәли 8 ай урагы һәм күп кенә алтыпочмаклы йолдызлар; ике боҗралы сызык арасындагы урта өлеш тигез 8 кисәккә бүленгән. Кырлар сылап ясалган бертөрле бизәкләр белән бизәлгән. Гөмбәзнең аскы өлеше буенча чәчәк витражлары куелган а´ркалы тәрәзәләр урнашкан. Мәчетнең тәрәзәсез шома диварлары мәрмәр белән эчләнгән, почмаклар пилястралар белән бизәлгән. Алар өстеннән бинаның 3 ягын колачлап алган тар галерея үтә. Тәрәзәләрне әйләндереп алган һәм ниргәгә кадәр төшерелгән киң архивольтлар мәчет фасадларының бердәм архитектур бизәлеш үрнәге итеп файдаланылган. Биек, өч яруслы итеп төзелгән манараның зур дүрткырлык рәвешендәге түбәнге ярусы сигезкырлыкка, аннары — күпкырлык рәвешендә — урта яруска күчә. Манара кәүсәсенең каннелюр рәвешендә бизәлгән 24 кыры тыштан ялтыравык йөгертелгән ак төстәге чынаяк кирпеч белән капланган. Манараның урта ярусы сталактит кәрниз белән төгәлләнгән, аның өстеннән челтәрле металл рәшәткә белән тотылган галереялы, цилиндр формасындагы өченче ярус калкып чыга. Манара очлы башлы конус рәвешендә төгәлләнгән.

Комплекс кәрвансарай буларак билгеле, чөнки баштарак Оренбургка килгән мөселманнарны урнаштыру өчен тәгаенләнә, ләкин төзелеш тәмамлангач та, мишәр-башкорт гаскәре командующиеның канцеляриясен, офицерлар фатирларын, солдатлар казармаларын О.к.на күчерәләр. Әлеге гаскәрне 1863 елда таратканнан соң, комплекста кабулханәләр, губернатор фатиры урнаша. Мөселманнарга мәчет һәм руханилар өчен 2 фатир калдырыла. 2006 да О.к. реставрацияләнә. Комплекска Оренбург өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, мәдрәсә керә.

Әдәбият  

Караван-сарай: Ист.-архитектурное описание памятника зодчества. Уфа, 1995.

Автор — Х.Г.Надыйрова