Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 611 кв.км. Үзәге – Камбарка шәһәре (Ижевск шәһәреннән 116 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 17279 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1593 кеше. Алар, нигездә, Кама (696), Шолья (476) поселокларында, район үзәгендә (331) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1991 елдан Камбар районында Удмурт республикасы Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәсе эшли. 2000 елларда урта мәктәптә татар теле түгәрәге, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә татар телен өйрәнү төркемнәре бар.

Хәзерге вакытта Кама поселогы мәдәният йорты каршында — «Җидегән чишмә» ансамбле, китапханә каршында Татар мәдәнияте үзәге оештырыла. Кама (1991 елдан) һәм Шолья (2001 елдан) авылларында мәчетләр; Кама мәдәни-китапханә үзәгендә татар телен өйрәнү төркеме эшли. Китапханә каршында «Очрашу» хатын-кызлар клубы бар, анда революция чорына кадәрге һәм хәзерге заман татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган әдәби кичәләр, шигырь укучылар конкурслары, татар фольклоры кичәләре үткәрелә.

2005 елда китапханәдә «Мирас» татар халкы көнкүреше бүлмәсе булдырыла. Биредә «Татар ашлары», «Татар бизәкләре» һәм башка күргәзмә-экспозицияләр уза.

1990 еллар башыннан районда «Карга боткасы», Сабан туе бәйрәмнәре, Татар мәдәнияте декадасы кысаларында төрле чаралар («Аулак өй», әдәби һәм тематик кичәләр, конкурс программалы) үткәрелә.