XIII йөзнең 2 нче яртысында Мишәр йортына татарлар килеп утыра башлый. Татарларның бу төбәктә яшәве археол. истәлекләр (Итәк, Саров шәһәрлекләре) һәм җирле топонимика (Томников) белән раслана. XIV йөз ахырында Алтын Урдада үзара низаг барганда Мишәр йортында татарлар саны арта. Шушы чорда Мишәр крае Мәскәү дәүләте составына кертелә.

1460 еллар тирәсендә Мишәр йорты территориясендә башында Касыйм хан торган Касыйм ханлыгы оеша (үзәге — Городец-Мещерский, соңрак — Касыйм шәһәре). XIX йөзнең 2 нче яртысына кадәр ул кайбер чыганакларда Мишәр йорты исеме белән бирелә.

Әдәбият          

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о Касимовских царях и царевичах. СПб., 1863–87. Ч. 1–4;

Баязитов Р.Ж., Макарихин В.П. Восточная Мещера в средние века. Н.Новгород. 1996;

Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени. К., 1998;

шул ук. Тюрко-татарские государства XV–XVII вв. К., 2004.

Автор — И.Л.Измайлов