Биографиясе

1937 елның 24 гыйнвары, Киев – 2003 елның 9 марты, Казан.

Хабаровск шәһәре педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1959 ел), Казанда яши.

1964–1992 елларда Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият бүлегенең өлкән мөхәррире булып эшли.

Иҗаты

Шигырьләре 1955 елда басыла башлый.

Аларга заманны фәлсәфи яктан аңларга омтылу, афористик стиль хас.

«Сүз» («Речь», 1987 ел), «Дәрт» («Азарт», 1991 ел) исемле поэтик җыентыклар авторы. Дәрдемәнд, Г.Тукай, Һ.Такташ, С.Хәким, Н.Дәүли, Ә.Маликов, Р.Харис, Р.Фәйзуллин шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Хаиров А. Весна на Заречной улице // Казань. 2003. № 3; Черняева Е. Учитель // шунда ук. 73 б.