Төрләр саны иң күп булган хайваннар төркеме. Дөнья фаунасында 3 млн нан артык төр исәпләнә, чынлыкта 10 млн тирәсе булуы да ихтимал.

Буынтыгаяклылар арасында иң борынгылары – трилобитлар, алар кембрийга кадәр үк билгеле.

Буынтыгаяклылар өчен хитинлы кутикула (тышча) белән капланып, сегментларга бүленгән гәүдә һәм буынтыклы очлыклар хас. Сегментлашу гетероном рәвешле, ягъни гәүдәнең төрле өлешләрендәге сегментлар төзелеше буенча төрле һәм алар бүлекчәләргә, ягъни тагмаларга бүленә. 3 тагма – баш, күкрәк, корсак аерылып өйрәнелә. Тагма эчендә сегментлар бер-берсе белән кушылып китәргә мөмкин.

Кутикула катлаулы полисахарид булып саналган хитиннан, липоидлардан, протеиннардан һәм башка матдәләрдән тора. Ул сыгылмалы һәм нык, буынтыгаяклыларның гәүдәсен ерткычлардан һәм башка тышкы тәэсирләрдән саклый. Кайбер төрләрнең (кысласыманнар һәм күбаяклыларның) кутикуласы, кальций, тимер, кремний тозлары сеңгәнлектән, аеруча нык була. Хитин капламында тыгызланган өлешләр – склеритлар һәм нәзек йомшак өлешләр-мембраналар аерылып тора, соңгылары сегментлар арасында була һәм гәүдәнең хәрәкәтчәнлеген тәэмин итә. Хитинлы тышча, саклау функциясеннән тыш, тышкы һәм эчке скелет ролен дә үти. Эчке яктан аңа аркылы-юллы мускуллар бәйләме беркетелгән.

Буынтыгаяклыларның үсүе вакыт-вакыт кабык салу белән бергә бара.

Гәүдәләренең куышлыгы катнаш типлы. Кан әйләнеше системасы йомык түгел, йөрәкләре бар, саңаклар, трахея яки үпкә аша сулыйлар. Нерв системасы баш миеннән һәм корсак нерв чылбырыннан тора. Күпчелек буынтыгаяклылар аерым җенесле, еш кына җенси диморфизмлы.

Тип 4 астипка бүленә:

  • трилобитсыманнар (Trilobitomorpha),
  • саңак белән сулаучылар (Branchiata),
  • хелицерлылар (Сhelicerata),
  • трахея белән сулаучылар (Tracheata).

Трилобитсыманнар – инде үлеп беткән иң гади диңгез буынтыгаяклылары төркеме. Астибына берничә класс керә, алар арасында трилобитлар классы (Trilobita) иң күп өйрәнелгән һәм төрләр саны буенча иң күп таралган. Әлеге астип өчен хас билгеләр: гәүдәләре баш һәм сегментлы гәүдәгә бүленгән; бер тармаклы бер пар мыекчыклары; ике тармаклы күп функцияле очлыклары бар; саңаклар белән сулау.

Саңак белән сулаучылар астибына кысласыманнар (Crustacea) классы керә. Болар – буынтыгаяклы беренчел су хайваннары. Бу класс 5 аскласска бүленә, шулардан 4сенең вәкилләре Россиянең Европа өлешендәге һәм шулай ук Татарстандагы төче суларда яши. Болар – саңагаяклылар асотрядыннан саңагаяклы кысласыманнар (Branchiopoda); яфрагаяклы кысласыманнар отряды; максиллоподлар (Maxillopoda): ишкәгаяклы кысласыманнар, карп ашаучылар (Branchiura) отрядлары, кабырчыклы кыслалар (Ostracoda) һәм югары кыслалар (Malacostraca): мизидлар (Mysidacea), кумацийлар (Сumacea), тигезаяклы кысласыманнар, тормаяклы кысласыманнар яки янъйөзәрләр, унаяклы кысласыманнар отрядлары.

Хелицирлылар астибына дүрт пар йөрүчән аяклы буынтыгаяклылар керә, аларның мыеклары булмый, шунлыктан башындагы беренче очлыклар пары ролен казналыклары – хелицерлар үти. Очлыкларның икенче пары педипальплар дип атала. Хелицерлылар – коры җиргә беренче чыккан хайваннар. Шуңа күрә аларның капламнарында дым югалудан саклый торган өске липопротеин катлам барлыкка килә. Хелицерлылар 2 класска – меростомлылар (Merostomata) һәм үрмәкүчсыманнарга бүленә. Хәзерге хайваннардан беренче класска кылычкойрыклар керә. Үрмәкүчсыманнар төркеме бераз киңрәк, аңа чаяннар (Scorpiones), телифоннар (Thelyphones), тартаридлар (Tartarides), пальпиградлар (Palpigradi), фриннар (Amblypygi), ялган чаяннар, сольпуглар (Solifugae), печәнче үрмәкүчләр, риценулейлар (Ricinulei), үрмәкүчләр, акари формалы талпаннар, паразит формалы талпаннар һәм печәнче талпаннар (карарга Талпаннар) отрядлары керә.

Трахея белән сулаучылар астибындагы буынтыгаяклыларның бер пар мыекчыгы бар. Астипка түбәндәгеләр керә: күбаяклылар (Myriapoda) (дүрт классның – иренаяклылар, ике пар аяклылар, симфиллар, пауроподларның җыелма атамасы) һәм бөҗәкләр классы. Күбаяклыларның гәүдәсе баштан һәм буынтыклы гәүдәдән тора. Гәүдәнең һәр буынчыгында 1-2 пар буынтыклы очлык бар. Бөҗәкләрне 35 отрядка бүлеп өйрәнәләр.

Буынтыгаяклыларның, туклану объекты һәм чыганагы буларак (кысласыманнар, бал кортлары), паразитларның арадаш хуҗалары (кысласыманнар, бөҗәкләр), паразитлар, кеше һәм хайваннарның куркыныч авыруларын тудыручыларны күчерүчеләр (талпаннар, бөҗәкләр), куркыныч агулы төрләр (күбаяклылар, үрмәкүчләр, чаяннар, бөҗәкләр), серкәләндерүчеләр, үсемлекләрне саклауның биологик ысуллары объекты (бөҗәкләр) буларак, гамәли әһәмияте зур.

Кайберләре авыл хуҗалыгы культураларын зарарлый.

Буынтыгаяклылар биосферада мөһим роль уйный. Бик күп санлы булулары аркасында, күпчелек экосистемаларда матдәләр әйләнешенә ярдәм итәләр.