Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Шехмай исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, лашманчылык хезмәтендә була. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 1870 елда төзелгән 2 мәчет (беренче һәм икенче мәхәллә мәчетләре; икенче мәхәллә мәчете 1922 елда яңартып салына; архитектура истәлеге), 2 җил тегермәне, 11 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4922 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Каргалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Шахмай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Ирек» колхозы (беренче рәисе В.Гыйльфанов) оештырыла. 19451958 елларда машина-трактор станциясе эшли. 1958 елда авыл – эреләндерелгән «Татарстан» колхозының (аңа «Ирек», К.Маркс исемендәге (Чертуш авылы), «Марс» (Акъяр авылы), «Алга» (Чаллы Башы авылы) колхозлары керә) үзәк утары.

1995 елдан – «Татарстан» күмәк җитештерү хуҗалыгы, 1998 елдан – «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – «Татарстан» агрофирмасы эшли. 1966 елда он һәм фураж тегермәне, амбарлы ындыр табагы торгызыла һәм төзекләндерелә.

Бу дәвердә шулай ук Чистай көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты филиалы ачыла. 1974 елда мөгезле эре терлек комплексы (сенаж башнясы, сенаж оны, салам җитештерү цехы, машина белән савуга көйләнгән фермалар була) төзелә. Кошчылык һәм куян үрчетү, шулай ук сарык һәм дуңгыз фермалары эшли. 1980 елларда ашлык киптерү һәм саклау амбарлары, орлык чистарту корылмалары булдырыла. 2013 елда хуҗалык «Просто Молоко» инвесторына күчә.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1932 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1965 елда урта мәктәп (1966 елдан яңа бинада) итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1953–1955 елларда мәчет бинасында, 1987 елдан яңа бинада), китапханә (1953 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1950 елдан; 2017 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (1966 елдан), мәчет (1991 елдан); мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (1966 елдан, оештыручысы – С.А.Шәмсетдинова); мәдәният йорты каршында «Тургай» гармунчылар ансамбле эшли.

Авылда шулай ук Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее эшчәнлек күрсәтә (2015 елдан). Ул авыл үзәгендәге 1800 елларда салынган, татар әдәбияты классигы, күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең бабасы Әхмәтҗан йортында урнашкан. Музейның төп фондында 253 саклау берәмлеге исәпләнә. 2014 елда әдипнең әтисе Мостафа Фәйзуллин яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Төзекләндерелгән «Наил бабай» чишмәсе бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Шахмай I, II авыллыклары (монголларга кадәрге чор болгар истәлекләре) табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Баһаветдинов (1939 елда туган) сәясәтче, педагог, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы;

Х.З.Фәйзи-Чистапули (Фәйзуллин) (1871–1933) – педагог, журналист, татар теле, тарих, география дәреслекләре авторы;

М.Х.Фәйзуллин (1908–1990) – нейрорентгенолог, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 187 ир-ат;
1859 елда – 1526,
1897 елда – 2120,
1908 елда – 1920,
1920 елда – 2022,
1926 елда – 1777,
1938 елда – 1353,
1949 елда – 635,
1958 елда – 790,
1970 елда – 826,
1979 елда – 671,
1989 елда – 603,
2002 елда – 594,
2010 елда – 538,
2020 елда – 520 кеше (татарлар).