- РУС
- ТАТ
Спорт судьясы (гандбол), халыкара категорияле судья (1976 ел)
1937 елның 15 сентябре, Владимир өлкәсе Вязники шәһәре.
1964 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлый, шунда ук укыта, радио белән идарә итү кафедра доценты (1999 елдан).
СССР (1966–1991 еллар), Россия (1991 ел) чемпионатларында, СССР халыклары спартакиадасында (1971, 1975, 1979, 1983, 1986 еллар), Европа кубогына ярышларда (1978–1987 еллар), дөнья чемпионатында (1975 ел), Олимпия уеннарында (1980 ел) судьялык итүдә катнаша. Греция (1981 ел), Бразилия (1996 ел) халыкара судьялык курсларында җитәкче.
1975–1987 елларда Халыкара судьялар федерациясенең иң яхшы 10 судьясы исемлегендә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.