Биографиясе

1926 елның 3 июне, Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәре – 2008 елның 14 феврале, Казан.

Казан педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1957 ел).

Казан педагогика институтының физик тәрбия кафедрасы укытучысы (1957–1960 еллар), физик тәрбия факультеты деканы (1960–1975 еллар).

Профсоюзларның Татарстан өлкә советы физик культура һәм спорт бүлеге мөдире (1975–1987 еллар), 1987–1990 елларда Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка сарае директоры, 1990–1993 елларда Профсоюзлар физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан республика советында, 1994 елдан – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының үзәк спорт клубында әйдәп баручы белгеч.

«Казан чаңгы марафоны» (1968 елдан), җиңел атлетика буенча «Казан тынычлык марафоны» (1981 елдан), авыр атлетика буенча А.П.Курынов (1978 елдан), шахмат буенча Р.Г.Нәҗметдинов (1979 елдан), гер спорты буенча Н.Г.Жеребцов (1994 елдан Дөнья Кубогы) бәйгеләрен оештыручыларның берсе.

Гер спорты буенча халыкара федерациянең вице-президенты (1994 елдан).

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.