Биографиясе

1960 елның 4 мартында Биектау районы Киндерле авылында туган.

Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлый (1983).

Спорт белән 1974 елда Казанда «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тренер С.М.Ульяновта шөгыльләнә башлый.

1978–1994 елларда ТРның Физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт комитетында инструктор.

1995 елдан Мәскәүдә яши.

Казанышлары

СССР чемпионы (1983–1989), дөнья чемпионы (1983, 1985–1986), «Дуслык-84», «Игелекле уеннар» (1986) халыкара ярышларында җиңүче; дөнья беренчелегендә бронза медаль ала (1987), Сеул шәһәрендә үткән Олимпия уеннарында катнаша (1988).