Эчтәлек

Биографиясе

1960 елның 16 маенда Тәтеш шәһәрендә туган.

«Урожай» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Тәтеш шәһәре, тренер С.С.Яруллин).

Дөнья (1987), СССР (1983, 1985) кубокларын ала, команда (1981, 1983, 1986) һәм шәхси беренчелектә (1986) Европа чемпионы. Европа чемпионатларында көмеш (1981), бронза (1983) медальләр ала. СССР чемпионатларында җиңүче була (1983), бронза медальләр (1981, 1984, 1986) ала. Команда зачётында дөнья, Европа, СССР (барысы да 1984 елда) рекордчысы.

1978 елдан Тәтеш шәһәренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер.

1986 елдан Одесса шәһәрендә яши.