Эчтәлек

Биографиясе

1934 елның 10 марты, Чаллы районы Орловка авылы — 2020 елның 25 июне.

1960 елдан Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә яши.

СССР чемпионы — 1960 (30 км), 1961 (50), 1962 (50, х10 эстафетада), 1963 (50), 1965 (30, 50, 70), 1966 (15,50), 1967–68 (70), СССР чемпионатларында көмеш медаль алучы — 1960 (50), 1963 (70), 1965 (4х10 эстафетада), 1966 (30), СССР чемпионатларында бронза медаль алучы — 1960 (15), 1968 (15, 50), дөнья (1962), Олимпия уеннары (1964, 4х10 эстафетада) чемпионы.

1969–1970 елларда Мәскәү өлкәсе, шәһәр советларының «Труд», «Зенит» ирекле спорт җәмгыятьләрендә тренер-укытучы.

1970 елдан Красногорск механика заводында: махсуслаштырылган Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә директор (1970–1972), Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы (1972–1982), слесарь-ремонтлаучы (1982–1995).

1995 елдан Красногорск шәһәренең «Зоркий» спорт-сәламәтләндерү оешмасы хезмәткәре.

Утробин Мәскәү өлкәсе Красногорск районының мактаулы гражданы (2009). Истәлеге

Утробин исемендәге призга ярышлар 1978 елдан Татарстанда Тарловка поселогы янында, 1992 елдан «Солнечный» сәламәтләндерү лагерының чаңгы трассасында (Тукай районының «Түбән Кама» милли паркы территориясендә), 1985 елдан Красногорск шәһәрендә уздырыла.