Эчтәлек

Авыл 1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Чуаш Төгәлбае исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы чуашлар, казна хезмәтендәгеләр һәм оставкадагы солдатлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөзнең башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1903 елда 23 ир бала һәм 8 кыз бала укый), 2 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1120,5 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Иске Матак авылы Рождество чиркәве приходына карый.

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Матак авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда “Салман” совхозының 5 номерлы бүлеге итеп үзгәртелә, 1963 елда “Әлки” совхозы терлек симертү бүлеге, 1985 – 2005 елларда “Тружиник” совхозы составына керә.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (2006 елдан Иске Матак урта мәктәбе филиалы), мәдәният йорты (1997 елда бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Пилеш” фольклор ансамбле (2015 елдан), балалар театр коллективы эшли (2013 елдан, оештыручысы – Л.В.Кудряшова).

Авылда сәүдәгәр И.Г.Ярославлев йорты – тарихи-мәдәни мирас һәйкәле сакланган (XX йөз башы).

Халык саны

1782 елдан – 93 ир заты;
1859 елда – 355,
1897 елда – 590,
1908 елда – 674,
1926 елда – 544,
1938 елда – 511,
1949 елда – 456,
1958 елда – 473,
1970 елда – 554,
1989 елда – 293,
2000 елда – 265,
2002 елда – 258,
2010 елда – 240,
2015 елда – 240 кеше (чуашлар).