Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Ходяш исеме белән дә мәгълүм. XVI йөз ахырында йомышлы һәм яңа чукындырылган татарларның биләмәләре булып тора. XVII йөзнең беренче яртысында Зөя Успение Богородица монастыренә бирелә. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

XVII йөз башыннан приход оеша. 1729 елда приход кешеләре акчасына Варлам Хутынский янкормасы белән агачтан Спас чиркәве салына; 1883 һәм 1896 елларда архитекторлар М.Ермолаев һәм Ф.Н.Малиновский проектлары буенча чаң манарасы һәм аш-су бүлмәсе төзелә (1941 елда чиркәү ябыла, дини архитектура истәлеге, 2006 елда янып китә; ул урынга истәлек кәшәнә баганасы куела).

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары да яши (1903 мәгълүматларына караганда, 28 кеше).

1874 елда рухани И.С.Смирнов акчасына чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 45 ир бала һәм 26 кыз бала укый).

XX йөз башында 11 тегермән, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1548 дисәтинә тәшкил итә.

1918 елның җәендә КОМУЧ частьләре һәм Кызыл Армия арасында авыл өчен сугышлар була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Түбән Карамалы шәһәр җирлеге составына керә (2013 елга кадәр Олы Ходяш авыл җирлеге үзәге).

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Заря Свободы” колхозы оештырыла, 1935 елда Горький исемендәге колхозга үзгәртелә. Бер үк вакытта 1942−1955 елларда авылда Зеленодольск хастаханәсе авыруларын азык-төлек белән тәэмин итүче ярдәмче хуҗалык эшли.

1952 елда зурайтыла: аның составына Луговой һәм Кече Ходяш поселоклары, 1958 елда Бритвин авылы керә (1994 елдан күмәк предприятие, 2000 елдан Горький исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2002 елдан “Альтаир- Свияга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2004 елдан “Авангард” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2019 елга кадәр башлангыч мәктәп (2000 еллар башына кадәр тулы булмаган урта мәктәп), “Колобок” балалар бакчасы (икесе дә 1932 елда төзелгән таш бинада) эшлиләр.

Клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл территориясендә XX йөз башы таза тормышлы крәстиян утары (халык архитектурасы традицияләрендә салынган истәлек), XIX йөз ахыры – XX йөз башы кәшәнә баганасы сакланган.

Халык саны

1782 елда — 347 ир заты;
1859 елда — 753,
1897 елда — 1264,
1908 елда — 1351,
1920 елда — 1312,
1926 елда — 1384,
1938 елда — 1361,
1949 елда — 706,
1958 елда — 668,
1970 елда — 509,
1979 елда — 330,
1989 елда — 380,
2002 елда — 367,
2010 елда — 314,
2018 елда — 385 кеше (руслар — 71%, татарлар — 18%).