Биографиясе

1949 елның 11 июлендә Казан шәһәрендә туган.

Ленинград физкультура институтын тәмамлый (1977 ел).

Профсоюзларның «Буревестник» бөтенсоюз ирекле физкультура спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (тренеры – Ә.Ш.Шәйхетдинов).

ТАССР беренчелекләрендә (1966–1967 еллар, 1971–1973 еллар), РСФСР зоналары беренчелекләрендә (1965 ел) җиңүче, РСФСР чемпионатында көмеш медаль алучы (1965 ел).

1970–1987 елларда Тукай район советының «Урожай» ирекле спорт җәмгыятендә тренер, 1987 елдан Балалар иҗаты үзәгендә өлкән тренер (Чаллы шәһәре).

1987–1992 елларда СССР, РСФСР җыелма командаларында тренерлык эшендә.

1990 елдан Татарстан судьялар коллегиясе әгъзасы. Европа, дөнья чемпионатлары, дөнья кубогы, Игелекле уеннар, халыкара турнирларда һәм беренчелекләрдә судья буларак («Е» категорияле арбитр) катнаша.

Бүләкләре

Халыкара һәвәскәр спорт көрәше федерациясенең мактау дипломнары белән бүләкләнә (1997 ел, 1998 ел).