Эчтәлек

Биографиясе

1954 елның 7 мае, Тәтеш шәһәре — 2020 елның 22 ноябре.

Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1976).

«Урожай» ирекле спорт җәмгыятенең үзәк советы (1972), Европа (1971) беренчелекләрендә җиңүче, Европа кубогы иясе (1973, яшьләр арасында), РСФСР беренчелегендә (1976) җиңүче. СССР (яшьләр арасында, 1970, 1973, көмеш), ВЦСПС (1971, бронза; 1974, көмеш), РСФСР (1975, бронза) беренчелекләрендә медальләр ала.

1976–1984 елларда Тәтеш районының Нармонка авылында физкультура укытучысы, 1984 елдан стендтан ату буенча Олимпия резервындагы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр мәктәбендә (Тәтеш шәһәре) тренер-укытучы, 1992 елдан директор.

1976 елдан ТАССР, ТР җыелма командалары тренеры.

Шәкертләре арасында — Н.Данилов, С.А.Дёмина, М.Королёва, А.С.Протасова. Медаль белән бүләкләнә.