Биографиясе

1871 елның 26 сентябре (8 октябре), Полтава губернасының Золотоношск өязе Красеновка авылы – 1949 елның 8 августы, Краснодар крае Ейск шәһәре.

Запорожье казаклары нәселеннән. 12 яшеннән ялланып эшли. 1893–1896 елларда Кырым шәһәрләрендә порт йөкчесе булып эшли.

1896 елда циркта көрәшче һәм атлет буларак чыгыш ясый башлый. 1903 елдан – грек-рим стилендә Европадагы иң популяр көрәшчеләрнең берсе. Француз көрәше буенча алты тапкыр дөнья чемпионы (1905–1909). Россия империясе (шул исәптән Казанда), Европа, АКШ циркларында чыгыш ясый. Карьерасы 40 елдан артык дәвам итә. Совет чорында чыгышларын дәвам итә, яшь көрәшчеләрне өйрәтә.

1928 елда Ейск шәһәрендә йорт сатып ала, гомеренең ахырына кадәр шунда яши.

Поддубный рус көче һәм цирк сәнгатенең бер символына әверелә.

Истәлеге

Төрле шәһәрләрдә урамнар, парклар, спорт мәктәпләре, шул исәптән Казанда бер урам аның исеме белән атала.

Иван Поддубный образы матур әдәбиятта, кинематографта (“Иван Поддубный” фильмы, 2014), рәсем сәнгатендә, монументаль сәнгатьтә чагылдырыла.