- РУС
- ТАТ
физик-оптик, техник фәннәр кандидаты (1962), СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1969), РСФСРның атказанган уйлап табучысы (1973)
1927 елның 28 апреле, Чаллы шәһәре – 2004 елның 5 октябре, Казан.
1956 елда Казан университетын тәмамлый.
1957–1970 һәм 1978–1998 елларда «Гамәли оптика институты» (Казан) фәнни-тикшеренү берләшмәсендә: лаборатория, бүлек җитәкчесе.
1970–1978 елларда «Казан оптика-механика заводы» җитештерү берләшмәсендә: 1974 елга кадәр баш инженер, 1974 елдан директор. Вәлидов җитәкчелегендә заводта оптик квант генераторлары кулланып перископлар һәм приборлар җитештерү оештырыла.
1992–1996 елларда «Сәйяр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хезмәтләре юка плёнкалар физикасына карый. Уйлап табуга караган 42 авторлык таныклыгы бар.
Дәүләт бүләге махсус оптика приборлары төзегәне өчен бирелә.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Инфракрасные фильтры. Минск, 1972 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.