Биографиясе

XIX йөзнең беренче яртысы, Оренбургта яшәгән.

Татар һәм фарсы телләрендә язган.

Иҗаты

Оренбург Диния нәзарәте мөфтиенә багышланган «Тәзкирә-и мөфти Габдессәлам» поэмасы (1832 ел) авторы. Поэма 2002 елда «Габдессәлам мөфти: Хәтер дәфтәре» исеме белән кабат басыла. Ул ике телдә язылган: татарча тезмә текст фарсыча чәчмә текст белән чиратлаша.

1837 елда Оренбургка килгән булачак патша Александр II яраннары составында була. Бу вакыйга уңаеннан «Сәфәрнамә-и шаһзадә Александр» (1837 ел) исемле мәдхия яза. Соңыннан аны Александр II нең үзенә тапшыра.

Поэмаларның кулъязмалары РФА Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Петербург бүлеге һәм Ташкенттагы Бируни исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институты фондларында саклана.

1783 елларда Кавказга, Төркиягә һәм Мисырга баруы турында чәчмә сәяхәтнамә язган дип фаразлана.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 т.;

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1992. 1 кит.;

Рәхимкулова М. Оренбургта беренче мәчет // Яңа вакыт. 1993. № 23/24.

Автор – М.В.Гайнетдинов