Тарихы

XVII йөз ахырыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә, 1830 елларда удел ведомствосына күчерелә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрика һәм заводларга китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 10 сәүдә-сәнәгать оешмасы, 3 мәчет, 3 мәдрәсә, волость идарәсе була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2095 дисәтинә тәшкил итә.

1906 елның гыйнварында 1905–1907 еллардагы Революция чорында җирле хакимияткә каршы төбәктәге беренче бунтларның берсе – волость идарәсе түрәләренең законсыз эшләренә җавап рәвешендә авыл халкы кузгалышлары булып уза. Рус-япон сугышыннан кайткан отставкадагы солдатлар җитәкчелегендә крәстияннәр волость идарәсе бинасын җимерәләр, яңа җыен уздыруны, урындагы барлык вазифаи затларны яңадан сайлауны, законсыз эшләре өчен гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итәләр. Атлы отряд солдатлары тарафыннан бунтны аяусыз бастыру уңышка китерми.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Яңа Кәкерле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Яңа Ишле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Комбайн” колхозы оештырыла (беренче рәисе –А.Шәйдуллин), 1940 елда аңардан Кутузов исемендәге колхоз аерылып чыга, 1949 елда алар кабат берләштерелә, 1959 елда “Алга” колхозы (Яңа Ишле авылы) составына керә.

1994 елдан “Таң” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2007елдан “Дрожжаное” агрофирмасы” составында, 2011 елдан “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Яңа Кәкерле” филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда авылда эшче яшьләр мәктәбе ачыла, 1935 елда – башлангыч, 1951 елда – җидееллык, 1955 елда – сигезьеллык, 1977 елда тулы булмаган урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2016 елда Советлар Союзы Герое З.З.Алимов исеме бирелә.

2004 елда мәктәптә тарих-төбәкне өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – И.З.Закиров; экспозициясе авыл һәм мәктәп тарихына, Советлар Союзы Герое З.З.Алимовка, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга багышлана; 800дән артык экспонат бар).

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1926 елдан уку өе буларак эшли, 1977 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар. 1981 елда авылда Советлар Союзы Герое З.З.Алимов бюсты куела.

Мәдәният йорты каршында “Очар күбәләкләр” балалар хореография коллективы эшли (2004 елдан).

Күренекле кешеләре

З.З.Алимов (1921–1945) – Советлар Союзы Герое, лейтенант, Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

А.М.Вахитов (1953 елда туган) – инженер-төзүче, ТРның атказанган төзүчесе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Зәки Нури исемендәге бүләк лауреаты, “Төзелештәге казанышлары өчен” ордены кавалеры;

Ф.А.Мәхмүтов (1937–1998) – төзүче, Чуаш АССР һәм РФнең атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

И.Җ.Сафин (Илсаф) (1966 елда туган) – эстрада җырчысы, ТРның халык артисты;

Э.И.Сафина (1979 елда туган) – филолог, шагыйрь, тел белгече, филология фәннәре кандидаты, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре (2003 елдан).

Халык саны

1859 елда – 1019,
1897 елда – 1469,
1913 елда – 2006,
1920 елда – 1961,
1926 елда – 2079,
1938 елда – 1803,
1949 елда – 1241,
1958 елда – 1238,
1970 елда – 1383,
1979 елда – 1003,
1989 елда – 561,
2002 елда – 489,
2010 елда – 437,
2018 елда – 335 кеше (татарлар).