Эчтәлек

Биографиясе

1890 елның 8 августы, Вологда губернасы, Кадниковский өязе Галичиха авылы — 1972 елның 1 мае, Казан.

Спорт белән Казанда «Беркут» (1908 елда), «Көч һәм сәламәтлек» (1911 елда) спорт җәмгыятьләрендә шөгыльләнә башлый.

1912–1916 елларда көрәшче буларак Мәскәү, Киев, Ростов-Дон, Симферополь һ.б. шәһәрләр циркларында чыгыш ясый.

1932 елдан Казан сәнәгать предприятиеләренең физик культура коллективларында көрәш буенча тренер.

Шәкертләре арасында СССРның халыкара класслы спорт остасы, СССР, Европа, дөнья чемпионатларында җиңүчеләр һәм медаль алучылар (В.М.Журавлёв, Н.В.Измайлов, Р.Җ.Камалов, Г.М.Кондратьев, И.М.Мөхәрләмов, Л.С.Сәлимуллин, Р.А.Хәйруллин, Ә.Ш.Шәйхетдинов, Р.Р.Шәрәфетдинов) бар.