Биографиясе

1928 елның 24 мартында Алтай краеның хәзерге Славгородский районы Ново-Алексеевка авылында туган

Томск университетын тәмамлаганнан соң (1951), Мичурин җиләк-җимеш-яшелчә институтында эшли.

1955–1962 елларда СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Үзәк ботаника бакчасында (Новосибирск шәһәре). 1962–1995 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бакчачылык бүлегендә. Чия һәм сливаның 24 сорты авторларының берсе, шулардан Татарстан Республикасында районлаштырылганнары: чия сортлары – «Краса Татарии», «Заря Татарии», «Түбән Кама», «Обильная», «Севастьяновская», «Труженица Татарии», «Тверитиновская», «Шакиров»; слива сортлары – «Тәмте Ренклоды», «Казан», «Теньковская синяя», «Ракета», «Сверхранняя», «Волжанка», «Память Хасанова», «Татарская жёлтая», «Теньковская голубка».

Уйлап табуга 14 авторлык таныклыгы бар.

Л.А.Севастьянова Урта Идел шартларында җимеш культураларының органогенезы һәм салкынга чыдамлылыгы үзенчәлекләрен өйрәнүгә өлеш кертә, иртә үсеш стадиясендә чия һәм слива гибрид чәчкеннәренең кышка чыдамлылыгын билгеләүне эшли.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә, «СССР уйлап табучысы» билгесе бирелә.

Хезмәтләре

Новое в садоводстве. Казань, 1977 (автордаш).

Совершенствование сортимента вишни // Проблемы развития садоводства и ягодоводства в Татарии. Казань, 1981.

Әдәбият

Садоводы – учёные России: Краткий биогр. справ. Орёл, 1997.