Эчтәлек

Биографиясе

1984 елның 4 гыйнварында Казанда туа.

Татар гуманитар-педагогика университетының юриспруденция факультетын тәмамлый (Казан, 2006).

Спорт белән 1994 елда Олимпия резервы «Тасма» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлый, тренерлары — Р.Р.Шурыгина, 2001 елдан О.И.Павлова.

2003 (яшүсмер кызлар арасында), 2005 (яшьләр арасында), 2006 елларда Европа чемпионатларында, Бөтендөнья универсиадасында (2005, барысы да 4×400 м лы эстафетада узышуда), Россия беренчелекләрендә (2006, яшьләр арасында), хатын-кызлар арасында Бөтендөнья ислам уеннарында (2005, 400 м да узышуда), Идел буе Федераль округы спартакиадаларында (2006, яшьләр арасында, 200 м да узышуда) җиңүче. Европа кубогы (2006, 4×400 м лы эстафетада) иясе. Яшүсмерләр арасында Россия беренчелекләрендә (2002, 4×400 м лы эстафетада узышуда), яшьләр арасында (2005, 400 м лы узышуда) көмеш медальләр ала. Яшүсмерләр арасында дөнья (2003, 4×400 м лы эстафетада узышуда), яшьләр арасында Европа (400 м лы узышуда) чемпионатларында бронза медальләр иясе.

2002 елдан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Үзәк спорт комитетының Дәүләт өстәмә белем бирү учреждениесендә спортчы-инструктор, бер үк вакытта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.