«Евразия күчмә халыклары империя юлында» күргәзмәсе экспозициясеннән фрагмент. 2012–2013 еллар

«Эрмитаж-Казан» күргәзмәләр үзәге

ТР МКның 2004 ел 31 март карары белән оештырыла. 2005 елның 23 августында Казанның 1000 еллыгына ачыла.

Казан Кремле территориясендә, элекке Юнкерлар училищесе (XIX йөз уртасы, архитектура истәлеге) бинасында урнашкан. Экспозиция мәйданы — 870 м2.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан 2005 елда — «Алтын Урда: тарих һәм мәдәният», 2006 елда — «Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан XVI йөз — XX йөз башы Көнбатыш Европа чигүе. Интерьер һәм костюм», 2007 елда — «Ат бәрабәренә — ярты патшалык. Дөнья мәдәниятендә ат», «Эрмитажда рус сәнгате. XIX йөз – XX йөзнең беренче чиреге күренекле һәм онытылган осталары», 2008 елларда — «Кытайдан алып Европага кадәр. Ислам дөньясы тарихы», 2009–2010 елларда — «Аллалар токымы. Борынгы һәм яңа сәнгатьтә антик геройлар», 2010–2011 елларда — «XVII–XVIII йөзләрдә Франция сәнгате», «Зиннәтле корал», 2011–2012 елларда — «Испания сәнгате», 2012–2013 елларда — «Евразия күчмә халыклары империя юлында», «Олимпия: вакытны җиңү», 1913–1914 елларда «Француз импрессионистлары һәм алар дәвере», 2015–2016 елларда «Италия образлары», 2017–2018 елларда «Петербург фарфоры» һ.б. әһәмиятле күргәзмәләр уздырыла.

«Эрмитаж-Казан»да Эрмитажның музей-белем бирү программалары буенча мәктәп балалары, яшьләр, музейга килүче аерым кешеләр белән эшләү һәм актуаль сәнгатьне, дөнья киносы тарихын өйрәнү буенча укыту-белем бирү һәм методик үзәк оештырыла. Дәресләр махсус җиһазландырылган компьютер бүлмәләрендә алып барыла. Эрмитажның әйдәп баручы хезмәткәрләре тарафыннан дөнья сәнгате һәм мәдәнияте тарихы буенча лекцияләр циклы укыла.

Җитәкчесе — О.И.Пиульская (2005 елдан).

«Зиннәтле кораллар» күргәзмәсе экспозициясеннән фрагмент. 2011 ел

Эрмитаж тупланмасыннан. «Эрмитаж-Казан» күргәзмәләр үзәге