Тарихы

XVIII йөз башында Иске Вәрәш авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Чыршылы, Чермалы, Карантамак исемнәре белән телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, кыз балалар өчен мәдрәсә, мәктәп, 3 су тегермәне эшли.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (беренчесе 1895 елда искесе урынына үзгәртеп корыла), мәдрәсә, су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2929 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Вәрәшбаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Динамо” колхозы (беренче рәисе – Г.Ибраһимов) оештырыла. 1950 елда авылга Ирекле авылы халкының бер өлеше күченә һәм аерым “Электро” колхозын төзиләр. 1961 елда “Динамо” колхозы берләштерелгән Киров исемендәге колхоз (Мөслим авылы) составына керә.

1990 елда мөстәкыйль “Ярыш” колхозына аерылып чыга. 1991–2005 елларда “Чулпан” күмәк предприятиесе, соңрак “Урожай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1933 елда яңа бина төзелә), 1934 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык (1973 елда яңа бина төзелә), 1979 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә (1952 елдан), балалар бакчасы (1979 елдан), клуб (2006 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2013 елдан) бар.

Клуб каршында “Ләйсән” хореография коллективы, “Яшьлек” вокаль ансамбле, “Сердәш” театр коллективы (барысы да 2009 елдан) эшли.

1964 елда авылда күпер төзелә. Авылда шулай ук төзекләндерелгән “Борһан” (2008 ел), “Исрафил” (2012 ел) чишмәләре һәм Вәрәш елгасында шарлавык бар.

Күренекле кешеләре

Л.Г.Әхмәтов (1959 елда туган) – педагогика фәннәре докторы, РФнең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре;

Т.Г.Борһанов (1920–2004) – партия, хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТАССРның социаль тәэмин итү министры урынбасары (1977–1986 елларда), ТАССР Югары Советы депутаты (1963–1967, 1971–1975 елларда);

Т.Г.Низамиева (1943 елда туган) – РСФСРның атказанган укытучысы;

Г.Ә.Хафизова (1976 елда туган) – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе.

Халык саны

1858 елда – 362,
1870 елда – 440,
1884 елда – 565,
1897 елда – 878,
1920 елда – 1169,
1926 елда – 1157,
1938 елда – 975,
1949 елда – 738,
1958 елда – 630,
1970 елда – 609,
1979 елда – 626,
1989 елда – 374,
2002 елда – 335,
2010 елда – 317,
2017 елда – 319 кеше (татарлар).