Биографиясе

1959 елның 6 сентябре, Арча районы Яңавыл авылы — 1988 елның 9 ноябре, Казан.

«Труд» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан).

1981 елда, Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлаганнан соң, Казан «Органик синтез» ҖБдә эшли.

Самбо буенча дөнья чемпионы (1983), «Труд» ирекле спорт җәмгыятенең Үзәк советы беренчелегендә (1979, дзюдо; 1980–83), А.А.Харлампиев истәлегенә халыкара турнирда (1983), спорт осталары арасында 2 нче дөнья чемпионатында (1983) җиңүче. СССР Кубогы иясе (1982), Маршал В.К.Блюхер истәлегенә Бөтенсоюз турнирында (1977), Россия чемпионатында (1979) көмеш медальләр; самбо буенча РСФСР халыклары спартакиадаларында (Идел буе зонасы, 1978, 1982), СССР чемпионатында (1981), очучы-космонавт П.И.Беляев истәлегенә Бөтенсоюз ярышларында (1976) бронза медальләр ала. 

Истәлеге

1990 елдан Казанда Мадьяров истәлегенә самбо буенча Бөтенроссия турнирлары уздырыла.

Әдәбият

Илдарханов И.Г. Алты егет булганнар... Бертуган Мадьяровлар турында кыйсса = Богатырского рода-племени ... Быль о братьях Мадьяровых. К., 2005.