- РУС
- ТАТ
спортчы (самбо, дзюдо көрәше), СССРның атказанган спорт остасы (1977, дзюдо), СССРның халыкара класслы спорт остасы (1980, самбо)
1956 елның 1 августы Арча районы Байкал авылында туа.
«Труд» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан).
Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлый (1979).
ТАССР (1975, 1977–1983, самбо; 1978, 1980, дзюдо), РСФСР (1977, самбо), ТАССР кубогы ярышлары (1977, самбо; 1980, дзюдо), СССР (1982, самбо) чемпионы.
Самбо буенча ТАССР (1976, көмеш), СССР (1978, көмеш; 1982, бронза), РСФСР (1981, көмеш; 1979, бронза) чемпионатларында, яшьләр арасында СССР беренчелегендә (1975, көмеш), Дөнья Кубогы ярышларында (1983, көмеш), СССР (1983, бронза), РСФСР (1983, бронза) чемпионатларында, РСФСР халыклары спартакиадаларында (1982, бронза) медальләр ала.
1980–1985 елларда Казан «Органик синтез» ҖБнең Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы.
1987–99 елларда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы системасында эшли, 1999 елдан «Ак Барс-Питрәч» агрофирмасы директоры.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.