Эчтәлек

Биографиясе

1928 елның 15 декабре, Себер краеның Зимник авылы — 1997 елның 5 августы, Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре.

1948–1960 елларда армия СК өчен чыгыш ясый (Новосибирск шәһәре). РСФСР (1955 — көмеш), 1959, СССР (1956 — бронза), 1957, Европа (1957) чемпионатларында, СССР халыклары спартакиадаларында (1956 — бронза), Олимпия уеннарында (1956 — көмеш) җиңүче һәм призёр, ике кул белән салмак күтәрүдә 8 тапкыр дөнья (1956–1958), Олимпия уеннары (1956) рекордчысы.

1961–1965 елларда «Спартак» ирекле спорт җәмгыятендә (Октябрьский) тренер.

Медальләр белән бүләкләнә.