Эчтәлек

Биографиясе

1927 елның 14 марты, Чистай кантоны Каргалы авылы — 2005 елның 28 июне, Казан.

1951 елда Хреновое атта йөрүчеләр мәктәбен (Воронеж өлкәсенең Бобровский районы Хреновое авылы), 1964 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

1943–1949 елларда Чистай шәһәренең дәүләт конюшнясында ат караучы булып эшли.

Спорт белән 1949 елда Казан ипподромында шөгыльләнә башлый.

1949–1968 елларда берничә тапкыр юртаклар сынавы буенча һәм рус тройкасы ярышларында Татарстан һәм Идел буе кубокларын ота, 30 рекорд куя (шул исәптән 2 бөтенсоюз рекорды).

1952–1968 елларда Казан ипподромында тренер-атта йөрергә өйрәтүче.

Хәбибуллин 20 дән артык атта йөрүче оста, шул исәптән Россия чемпионатларында, бөтенроссия һәм төбәк чабышларында күп тапкыр җиңүчеләр — С.Н.Бакурин, А.И.Булыгин, Е.В.Гришаеваны әзерли.

1968–2000 елларда Казан ат заводында җитештерү бүлеге башлыгы, баш зоотехник.

Хәбибуллин — Казанда ТРның ат үрчетү һәм ат спорты тарихы музеен ачуны (2000) башлап җибәрүче һәм аның беренче директоры.

Медальләр белән бүләкләнә.