Эчтәлек

Биографиясе

1942 елның 6 марты, Буа районы Теңкәш авылы – 2012 елның 15 октябре, Казан.

Воронеж педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын (1965 ел), Казан университетының тарих-филология факультетының  журналистика бүлеген (1972 ел) тәмамлый.

ТАССР МС карамагындагы Физик культура һәм спорт буенча дәүләт комитетында (1963–1970 еллар), "Труд" республика ирекле спорт җәмгыятендә (1973–1976 еллар),  журналистлык эшендә (1970–1973, 1981–1984 еллар) эшли. Казан авыл хуҗалыгы институтында укыта (1979–1981, 1984–1985 еллар), 1986 елдан Мәскәү коммерция университетының Казан коммерция институтында, 1994 елдан доцент.

РФ Җиңел атлетика федерациясенең  Бөтенроссия судьялар коллегиясе советы әгъзасы (1995 елдан); 1980 елда Олимпия уеннарында арбитр (Мәскәү).