Төче һәм тозлы суларда үсүче 100 дән артык төре билгеле.

Татарстан территориясендә гади хара (C. vulgaris) һәм сасы исле хара (C. foetida) очрый. Чиста сулык төпләрендә үсә, аларның таралуы суның үтә күренмәлелегенә бәйле. Ләмле грунтта киң әрәмәлекләр хасил итә.

«Сабагы» кабыклы, 50 см га кадәр биеклектә. «Яфраклары» озын, буынлы, боҗралы. Хара вегетатив (вегетатив үрчү тамырчалар барлыкка килүне хәтерләтә) һәм җенси ысул белән үрчи. Су кошлары өчен азык.

Гади хара ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Гади хара