Биографиясе

1911 елның 27 феврале, Тубыл шәһәре — 1986 елның 25 июле, Норильск шәһәре.

Үзәк физик культура институтын (Мәскәү), 2 нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый (1940 еллар).

Су астында йөзеп узуда СССР рекордлары куя — 91,4 м (Мәскәү, 1934), еракка йөзүдә: Кара диңгез буйлап 70 км (Туапсе, 1937), Дунай елгасы буйлап 100 км (1945), Амур елгасы буйлап 200 км (1953, Европа рекорды), Долгое күлендә 25 км (Норильск шәһәре, 1960), Обь елгасы буйлап 60 км (Новосибирск шәһәре, 1968).

1959 елдан Норильск шәһәрендә яши.

1959–1963 елларда Норильск йөзү бассейнында директор, 1970–1986 елларда тренер; 1963–1969 елларда шәһәр хастаханәсендә дәвалау физкультурасы табибе һәм Балалар хастаханә-поликлиника берләшмәсенең дәвалау физкультурасы кабинеты мөдире.

1986 елда «Заполярник» СКның тарих-методик үзәге мөдире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Дальние проплывы. М., 1949; 

Плавание и гребля. М., 1952; 

Массовые и дальние проплывы. М., 1954.