- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, ТАССРның халык артисты (1980)
1930 елның 30 сентябре, Казан — 2005 елның 5 марты, шунда ук.
Татар театр училищесен тәмамлый (Казан, 1951).
1951–1958, 1961–2005 елларда — Татар драма һәм комедия театры, 1958–1961 елларда Татар академия театры актрисасы.
Л.А. Фарсина Пари ролендә
Җ. Җәббарлы «Шиңгән чәчәкләр», Бәһрам ролендә - Ф. Фарсин
Матур тышкы кыяфәткә ия Фарсина, башлыча, Сара («Беренче чәчәкләр», К.Тинчурин), Пари («Сулган чәчәкләр», Җ.Җаббарлы), Сәкинә («Тугыз гашыйк», З.Шаһиморатов), Зөлхия («Кыр казлары артыннан», И.Юзеев), Зөһрә («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Рәхилә («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Разия («Киек каз юлы», А.Гыйләҗев), Кручинина («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Лика («Минем бичара Маратым», А.Н.Арбузов) кебек яшь һәм социаль героинялар рольләрен башкара. Кручинина язмышын гәүдәләндергәндә, Фарсина актрисаның революциягә кадәрге театрдагы социаль хәлен генә ачып калмый, ә хатын-кызның сәхнәгә булган мәхәббәте белән газиз баласын өзелеп ярату хисе арасындагы әхлакый сайланыш проблемасын да күтәреп чыга. Тыныч, күзгә артык бәрелми торган Зөлфия образында актриса авыр тормыш юлы узган кешенең ялгызлыгын ассызыклый. Аның башкаруында күтәренке рух, хисләрнең романтик үстерелеше геройларның тормыш-көнкүрешләренә психол. яктан тирәнтен үтеп керү һәм рольнең тышкы рәсемен төгәл гәүдәләндерү белән үрелеп бара.
Илялова И.И. Театр имени К.Тинчурина. К., 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.